dcsimg

Әрем ( Tatar )

provided by wikipedia emerging languages

Әрем (лат. Artemisia), оешма чәчәклеләр семьялыгыннан үләнчел яки ярым куакчыл үсемлек.

400ләп төре билгеле, күбесенчә Төньяк ярымшарда очрыйлар. Бездә 18 төре бар. Дару әреме, ачы әрем (ак әрем), иссез әрем (эстрагон), дала әреме, кара әрем (алабута әрем) һ.б. киң таралган. Далалы болыннарда, сөзәклек, ташландык җирләрдә, чүпле урыннарда, яшелчә бакчаларында шаулап үсә бу үсемлек. Сабагы туры, 1,5 м га кадәр озынлыкта, үзенә генә хас көчле исе бар. Каурыйсыман телмә яфраклы. Чәчәкләре сары төстә, сабак очындагы шарсыман кәрзиннәрдә урнашкан. Июль – сентябрьдә чәчәк аталар. Җимешләре июль-август айларында өлгерә. Орлыклардан үрчи.

Латинча аны – Artemisia – сәламәтлек үләне дип ау, ай, уңыш, балалар туу, табиблык алиһәсе Артемида хакына атаганнар. Риваятьләр буенча, Артемида бала тудыручыларның яклаучысы, ярдәмчесе булган. Бала тудыручы хатынга ярдәм итеп, беренче булып әремне ул кулланган диләр. Шулай тарихка әрем гадәти булмаган, серле шифалы үлән булып кереп калган. Аның турында Борынгы Мисыр (безнең эрага кадәр 1550еллар) папирусларында теркәлгән язмалар да табылган. Аның шифасы турында Борынгы Грециядә дә, Кытайда да, Изида жрецлары, гарәпләр дә белгән. Борынгы язма истәлекләрендә дә әремнең сәламәтләндерү шифасы турында язып калдырылган хәтта.

Төрләр

Әрем берничә төргә бүленә: Австрия әреме (лат. Artemisia austrica Jacq), Әче яки Ак әрем (лат. Artemisia absinthium), Лимонлы әрем (лат. Artemisia cina Berg ex Poljak), Беръеллык әрем (лат. Artemisia annua), Дәвалы әрем (лат. Artimisia absoranum), Кара ягъни гади әрем (лат. Artemisia vulgaris), Эстрагон, шул ук Тархун (лат. Artemisia dracunculus), Таврик әрем – менә болар аның йөздән бер төренең исемлеге.

Табигатьтә әче булмаган әрем дә бар. Абхаз яки грузин кешесенә бөтен төр әремнәр дә әче дисәк, ул ышанмый елмаеп кына куяр. Аларның уенча әрем хуш исле татлы тәмле үсемлек. Балалар һәм өлкәннәр күңеленә хуш килгән яшел тәмле эчемлек нәкъ әрем исеме белән аталган. Гиппократ (б.э. кадәр III гасырда) һәм Әбугалисина (безнең эраның Х гасырында) әрем маляриягә каршы дәва буларак кулланалар.

Чыганаклар

  • 1,0 1,1 Линней К. Genera plantarum eorumque characteres naturales, secundum numerum figuram, situm, & proportionem omnium fructificationis partium — 5 — Стокһолм: 1754. — doi:10.5962/BHL.TITLE.746
  • Линней К. Species Plantarum: Exhibentes plantas rite cognitas ad genera relatas — 1753.
  • АКШ авыл хуҗалыгы министрлыгының үсемлекләр базасы
  • Nederlands Soortenregister
  • GRIN үсемлекләр таксономиясе
  • license
    cc-by-sa-3.0
    copyright
    Википедия авторлары һәм редакторлары

    Әрем: Brief Summary ( Tatar )

    license
    cc-by-sa-3.0
    copyright
    Википедия авторлары һәм редакторлары