dcsimg
Image of moschatel, townhall clock
Creatures » » Plants » » Dicotyledons » » Moschatel Family »

Moschatel, Townhall Clock

Adoxa moschatellina L.

Гамбәр чәчәге ( Tatar )

provided by wikipedia emerging languages
Adoxa moschatellina 6.jpg

Гамбә́р чәчәге́, җофар үләне (Adoxa) - гамбәрчәчәкчәләр гаиләлегеннән күпьеллык үләнчел үсемлекләр ыругы. ТРда бер төре - исле гамбәр чәчәге (A.mos­chatellina) Идел һәм Каманың түбән агымындагы яфраклы урманнарда, бай туфраклы әрәмәлекләрдә очрый. Иртә яздан, агачлар яфрак ярганчы тамырчадан үсеп чыга. Тамырчалары итләч тәңкәләр белән капланган. Биеклеге 5-10 см. Аскы түшәлмә яфраклары итләч, өске яфраклары өчәр бүлемтекле, каршыдаш урнашкан. Чәчәкләре вак, саргылт яшел төстә, мускус исле. Өске чәчәкләре 4 әгъзалы, яндагылары 5 әгъзалы. Сабак очындагы чәчәк төркеме башчада урнашкан. Җимеше - хуш исле әчкелтем тәме булган каты кабыклы төшчә. Дару үләне, антисептик. Тамырчаларыннан ясалган препаратлар яра төзәтүдә кулланыла. Орлыклары - кошларга азык.

Чыганаклар

license
cc-by-sa-3.0
copyright
Википедия авторлары һәм редакторлары

Гамбәр чәчәге: Brief Summary ( Tatar )