Ак гөмбә́ (лат. Boletus edulis) — агариклар рәтендәге болетчалар гаиләсеннән көпшәле гөмбә. Күбрәк Җирнең Төньяк ярымшарында киң таралган. Ашарга яраклы.
Яшь гөмбәнең эшләпәсе ярымшар рәвешендә, үсә төшкәч, кабарынкы җәенке формага керә, 4-20 см диаметрлы, өске ягы - аксылдан караңгы-коңгырт төскә кадәр, аскы ягы - яшь гөмбәнеке ак, өлгергәненеке - яшькелт-соргылт төстә. Буе 4-15 см биеклектә, түбәнге өлешендә киңәйгән яисә кечкенә мичкәсыман рәвештә. Төсе аксылдан көрәнгә кадәр үзгәрә, өске өлеше ак яисә ачык көрән челтәрсыман сурәтле.
Ак гөмбә кайбер агач токымнары белән микориза булдыру сәләтенә ия.