Шомырт яки гади шомырт (лат. Prúnus pádus) — слива ыруы розасыманнар гаиләлегенә керүче, биеклеге 10 м га җитә торган, куе ябалдашлы зур булмаган агач яки зур куак. Кәүсәсенең кайрысы кара-соры, яшь ботакларыныкы кызгылт-көрәнсу.
Табигый ареалы - Төньяк Африка (Мәгъриб), Көньяк Аурупа, Үзәк, Көнбатыш һәм Көнчыгыш Аурупа, Кече, Үзәк һәм Көнчыгыш Азия (шул исәптән Кытайның күпләгән провинцияләре), Кавказ арты.
Рәсәйдә Аурупа өлешендә, Көнбатыш һәм Көнчыгыш Себер, Ерак Көнбатышта очравы гадәти күренеш.
Дөньяның уртача климатлы өлкәләренә күчерелә һәм шунда тарала.
Җир асты сулары өстә урнашкан дымлы, уңдырышлы туфракларны ярата. Күбесенчә елга ярлары, елга яны урманнары һәм куаклыклары, урман буйларыда үсә.
Яфраклары эллипссыман, озынлыгы — 5—10 см, киңлеге — 2—6 см, кыска саплы, җәймә төбендә ике бизе бар. Чәчәкләре хуш исле, 12 см га кадәр озынлыктагы күп чәчәкле, иелеп торган тәлгәшләргә җыелганнар. Чәчәкләре биш яшел кәсә яфраклы, биш ак таҗ яфраклы, якынча егерме серкәчле. Җимешләре—борчак зурлыгындагы, түгәрәк-йомыр- касыман төшле һәм тәмле, бөрештергеч йомшаклы, кара, ялтырап торган шомыртлар.
Чәчәкләре ак, биш таҗлы, серкәләре сары, озынча тәлгәшкә берләшкән, хуш исле. Һәр елны апрель-май айларында күп итеп чәчәк ата, ләкин уңышны һәрвакытта да бирми, чөнки чәчәкләр яз ахырындагы суыклар тарафыннан зарарланалар, ә агачлар күпләгән зара итүчечләрдән зыян күрәләр. Җимешләр июль-августта өлгерәләр, алар шарсыман, 8 - 10 мм диаметрлы, баллы, авызны бөрештерүчән. Төше озынча, йомыркасыман.
Вегетатив рәвештә (сирәк орлыктан) үрчи.
Медицинада шомыртның җимешләре, сирәк кенә кайрысы кулланыла. Җимешләрендә флавоноид һәм антоциан матдәләр, алма һәм лимун кислоталары, С витамины, каротин, шикәр, дуплау матдәләре, эфир мае бар. Моннан тыш, төшләрендә, шулай ук чәчәкләрендә, яфракларында һәм кайрысында глюкозага һәм иң агулы матдәләрнең берсе булган синил әчелегенә таркалучы амигдалин гликозиды бар.
Шомырт яки гади шомырт (лат. Prúnus pádus) — слива ыруы розасыманнар гаиләлегенә керүче, биеклеге 10 м га җитә торган, куе ябалдашлы зур булмаган агач яки зур куак. Кәүсәсенең кайрысы кара-соры, яшь ботакларыныкы кызгылт-көрәнсу.