Саз карчыгасы (лат. Circus aeruginosus) - саз карчыгасы кошларына караган ерткыч кош.
Каргадан зурыррак. Очканда киң очлы канатлары, озын гына койрыгы күзгә салына. Гадәттә су, камыш өсләрендә түбәнтен генә очып йөри. Гомуми төсе кара көрән. Башы, сырты, гәүдәсенең ас ягы соры төстә, бәйләнешсез буй ала сызымнар белән чыбаланган. Башка карчыгалардан аермалы ягы, каурыйларында ак төс булмавы.
Тавышы яңгыравыклы.
Сазлыклы, суга якын болын һәм тугайларда яши. Вак су кошлары, бака аулый. Күчмә кош. Киң генә таралган. Оясы җирдә була. 4-5 бөртек яшькелт ак йомырка сала. Күбәеп китсәләр, су кошларын юк итеп зыян китерәләр.