dcsimg

Күкканат ( Tatar )

provided by wikipedia emerging languages
 src=
Garrulus glandarius

Күкканат (бараба, күкшә, урман саесканы, имән каргасы, лат. Garrulus glandarius) — карга кошлар семьялыгыннан күкканатлар ыругының кош. Канатлары көзгесыман зәңгәрсу каурыйлар белән капланган. Ауразиянең урман зонасында таралган. Ояларын агачта коралар. Кышка имән чикләвекләре җыеп калдыра.

Гәүдә төсе җирәнсу коңгырт, канатлар, койрык, кайбер төрчәләрдә башының өсте дә — кара, койрык өсте ак, иңбаш каурыйлары күк төсендәге тар кара буйлар белән. Себер күкканатларында башы җирән, ә Аурупадагында — аксыл буй көрән таплары белән. Күкшәдән ак койрык өсте һәм кара койрык белән аерыла. Җиткән кошларның буе 15 см, гәүдә озынлыгы (койрык белән) 25–40 см, авырлыгы 150–200 г.

  1. 1,0 1,1 Integrated Taxonomic Information System — 1996.
  2. 2,0 2,1 таксономическая база данных Национального центра биотехнологической информации США / National Center for Biotechnology Information
license
cc-by-sa-3.0
copyright
Википедия авторлары һәм редакторлары

Күкканат: Brief Summary ( Tatar )

provided by wikipedia emerging languages
 src= Garrulus glandarius

Күкканат (бараба, күкшә, урман саесканы, имән каргасы, лат. Garrulus glandarius) — карга кошлар семьялыгыннан күкканатлар ыругының кош. Канатлары көзгесыман зәңгәрсу каурыйлар белән капланган. Ауразиянең урман зонасында таралган. Ояларын агачта коралар. Кышка имән чикләвекләре җыеп калдыра.

Гәүдә төсе җирәнсу коңгырт, канатлар, койрык, кайбер төрчәләрдә башының өсте дә — кара, койрык өсте ак, иңбаш каурыйлары күк төсендәге тар кара буйлар белән. Себер күкканатларында башы җирән, ә Аурупадагында — аксыл буй көрән таплары белән. Күкшәдән ак койрык өсте һәм кара койрык белән аерыла. Җиткән кошларның буе 15 см, гәүдә озынлыгы (койрык белән) 25–40 см, авырлыгы 150–200 г.

Integrated Taxonomic Information System — 1996. ↑ таксономическая база данных Национального центра биотехнологической информации США / National Center for Biotechnology Information
license
cc-by-sa-3.0
copyright
Википедия авторлары һәм редакторлары