Йорт сливасы (Prunus domestica) - слива (Prunus) ыругыннан 3-6 м биеклегендәге, бәбәге чәнечкесез яки аз чәнечкеле агач.
Яфраклары эллипссыман, каяулы читле, аскы өслеге төксел. Чәчәкләре гадәттә икешәрләп урнаша. Җимешләре асылма, озынча, шәмәхә төстә һәм күгелҗем куныклы. Башка төстәге җимеш сортлары да бар. Җимеш төше ике ян яктан кысылган, үткен кабыргалы, җимеш йомшагыннан җиңел аерыла. Йорт сливасы — күгән (P.spinosa) белән әлүчәнең (P.divaricata) табигый гибриды. Кыргый рәвештә очрамый, культурада безнең эрага кадәр IV гасырдан ук билгеле. Сортлар саны 2000 гә якын. Европага слива Иран, Кече Азия һәм Кавказ артыннан таралган.