Гамбә́р чәчәге́, җофар үләне (Adoxa) - гамбәрчәчәкчәләр гаиләлегеннән күпьеллык үләнчел үсемлекләр ыругы. ТРда бер төре - исле гамбәр чәчәге (A.moschatellina) Идел һәм Каманың түбән агымындагы яфраклы урманнарда, бай туфраклы әрәмәлекләрдә очрый. Иртә яздан, агачлар яфрак ярганчы тамырчадан үсеп чыга. Тамырчалары итләч тәңкәләр белән капланган. Биеклеге 5-10 см. Аскы түшәлмә яфраклары итләч, өске яфраклары өчәр бүлемтекле, каршыдаш урнашкан. Чәчәкләре вак, саргылт яшел төстә, мускус исле. Өске чәчәкләре 4 әгъзалы, яндагылары 5 әгъзалы. Сабак очындагы чәчәк төркеме башчада урнашкан. Җимеше - хуш исле әчкелтем тәме булган каты кабыклы төшчә. Дару үләне, антисептик. Тамырчаларыннан ясалган препаратлар яра төзәтүдә кулланыла. Орлыклары - кошларга азык.