Ак башлы гриф[1] (ак бугазлы Африка грифы, лат. Trigonoceps occipitalis) — карчыга кошлар гаиләлегеннән эре ерткыч кош. Ак башлы грифлар төренә керә.
Африкада, Сахарадан көньякка таба киң таралган. Тәне озынлыгы - 75-80 см, канатын җәйсә 130-140 см-га да җитә ала. Авырлыгы 3-5 кг. Африка колаклы тазкарасына охшаган. Төсе - аклы көрән. Томшыгы зәңгәр, томшыгы очы кызыл.
Кеше яши торган урыннарда очрамый. Оясын агачларда кора. Үләксә, кош балалары, кәлтә еланнары, авыру хайваннар белән туклана.
Ак башлы гриф (ак бугазлы Африка грифы, лат. Trigonoceps occipitalis) — карчыга кошлар гаиләлегеннән эре ерткыч кош. Ак башлы грифлар төренә керә.