dcsimg

Бетләр ( Tártaro )

fornecido por wikipedia emerging languages
Pediculus humanus.JPG

Бетлә́р (Anoplura, яки Siphunculata) - имезүчеләрдә паразитлык итүче ялган хортумлылар отряды. 200 ләп төре билгеле, Татарстанда 8 төре тасвирланган.

Гәүдәсе ромбсыман, зурлыгы 2,5 тән алып 5 мм га кадәр, тыгыз, саргылт-соры төстә; баш, күкрәк һәм корсак өлешләренә бүленә. Күкрәгендә хәрәкәтчел тырнаклы өч пар кыска аяклары бар. Авыз аппараты тирене тишеп суыруга җайлашкан. Бетләрнең төкерек бизләре бүлентеләре кеше һәм хайваннарда кан оешуны тоткарлый. Тулы булмаган әверелеш юлы белән үсә торган бөҗәкләр. Ана бетләр тәүлегенә 3 тән алып 15 кә кадәр, ә үз гомеренә (1,5 айга кадәр) барлыгы 50 дән алып 350 гә кадәр йомырка (серкә) сала. Кеше тәнендә 3 төре паразитлык итә, кием бетләре (Pediculus vestimenti), баш бетләре (P. capitis) һәм касык бетләре яки площица (Phthirius inguinalis). Бетләр тешләгән урын кычыта, кашу нәтиҗәсендә тире тупаслана, үлекли. Бетләр - паразитар тиф, волын яки траншея бизгәге, түләрәмә авыруларын таратучылар.

Чыганаклар

licença
cc-by-sa-3.0
direitos autorais
Википедия авторлары һәм редакторлары
original
visite a fonte
site do parceiro
wikipedia emerging languages

Бетләр: Brief Summary ( Tártaro )